ТӨТӘ’Ү ф. l) Төтен чыгару, төтенләү. Ул икенче бәйләмне әзерләгән арада, бая җиргә чәчелгән чыбыклар янып бетте, алар төшкән урыннарда ылыс төтәде, борынга тәмле ис үрләде. А.Гыйләҗев. Керогазда җылытыла торган сыекчаның савыттан ташып чыгуына юл куярга ярамый, чөнки керогаздан ялкын чыга, һәм ул төти. Файдалы киңәшләр

2) Корым, сөрем чыгару, сөремләү. Ил өстендә кара сугыш сөреме төтәгәндә, шәхси кайгы-хәсрәтеңне исәпкә дә алмыйсың. А.Хәсәнов

3) Ялкынланмыйча, акрын гына төтен чыгару, пыску. Берәүнең утыны ут бөркер, берәүнең утыны корыга төтәр. Мәкаль

4) Төтен яки томан кебек булып тору, томанлану. Абдулка шул югарылыкка, анда төтәгән Киек Каз Юлына күзен текәде. К.Нәҗми. Бүлмәсендәге әйберләр, тәрәзәләр рәшә эчендәге кебек кыеш-мыеш килеп төтәделәр дә юкка чыктылар. Ф.Садриев

5) Тузан кебек бик вак булу, пыскып яву (яңгыр тур.). Төтәп яуган вак яңгыр астында, почта самолётына утырып, Бөгелмәгә очтым. Г.Ахунов. Төтәп кенә яуган яңырдан түбә ышыкларына яшеренеп торасы юк. Дөньяда ниләр бар

Төтәп алу Берара төтәү

Төтәп бетү Бик нык төтәү. Мичне кабызып җибәрә алмый интектем, төтәп бетте

Төтәп тору Хәзер, әле төтәү; билгеле бер вакыт төтәү. Алда елга, алда күпер, алда зур авыл, Фашистлар яндыра аны: Төтәп тора ул. Ф.Кәрим. Оператив төркем килеп кергәндә, бүлмәдә берәү дә юк, уң як стена буендагы квадрат өстәл өстендә керосин лампасы гына төтәп тора иде. Т.Әйди

Төтәп утыру сөйл. к. төтәп тору. [Өйнең] түбәсе, тәрәзәсе бар, хәтта миче дә төтәп утыра. А.Гыйләҗев. [Нәфисә] сукыр лампа гына төтәп утырган ярым караңгы өйалды аркылы аш өенә чыкты. Г.Бәширов

Төтәп яту сөйл. к. төтәп тору. Ул, килеп, төтәп яткан учак янында төтенгә тончыгып аңын югалткан Газдалны танып ала. К.Акбаш. Тәрәзәләре ватык, ишекләре ачык, эчтәге әйберләре таланган, урамда трамвайлар аударылган, китаплар өеме төтәп ята, кәгазьләр очып йөри: мәхшәр. Ватаным Татарстан

Төти башлау Төтәргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә