ТӨТӘТҮ I ф. 1) Берәр нәрсәне пыскыту, төтенләп яндыру. Сарсак Умгадан Гаврила – кайчан карама төрепкә төтәтеп, үз алдына гына карап йөрүче җирән сакаллы удмурт ---. Г.Ахунов. Күзе тигән кешенең берәр чүпрәген урлап кайталар да, утта төтәтеп, күз тигән кеше белән юрган астында каплап тоталар. Татар мифлары 2) күч. Тәмәке тарту. Өйдә балалар, ә син махра төтәтәсең, Габдуллаҗан абый. А.Гыйләҗев. Аңа инде байлар төсе кергән, ул, кырын ята төшеп, кыйбатлы папирос төтәтә. З.Фәтхетдинов. Олы кыя бераз тәмәкесен төтәткәч, ашыкмый гына сүз башлады. И.Хуҗин Төтәтә башлау Төтәтергә тотыну. Аштан соң, кайсы кайда сузылып, тәмәке төтәтә башладылар. Ш.Камал. Сеңлесенең сораулы карашына серле кыяфәт белән күз кысып, Шурик балконга чыгып басты, тәмәке төтәтә башлады. Х.Ширмән Төтәтә бирү Бернигә карамый төтәтү. Болар эчкән арада, карт, трубкасын төтәтә биреп, арба тирәли әйләнеп чыкты. З.Зәйнуллин. Әйе, бернигә карамыйча, кара яндырып төтәтә бирәбез. Татарстан яшьләре Төтәтә төшү Бераз төтәтү Төтәтеп алу Тиз генә төтәтү. Машинаны бушатып, такта яручылар төтәтеп алырга утырды гына, Ярмөхәммәт әрҗәне келәләргә ныгытып бетерде генә, пилорам янына баш инженер Гафуров, ГАИ капитаны Шәйхуллов килеп басты. Р.Батулла. Яшереп кенә тәмәке төтәтеп алуга да каршы түгел [ул]. Т.Галиуллин Төтәтеп җибәрү Озакка сузмыйча төтәтү; төтәтә башлау. Хөсәен янчыгын алып суза: «Төтәтеп җибәрәсеңме?» М.Фәйзи. Төребкәсенә тәмәке тутырды, аннан ашыкмый гына төтәтеп җибәрде ул. Р.Мөхәммәдиев Төтәтеп тору Хәзер, әле төтәтү; әледән-әле, һәрвакыт төтәтү. Ул коридорда папирос төтәтеп торганда, директор аны үзенә чакырып алды. Х.Камалов. Өченчесе – хәрби киемдәгесе – читкәрәк тайпылып, тәмәке төтәтеп тора иде. Р.Мөхәммәдиев Төтәтеп утыру сөйл. Хәзерге вакытта төтәтү. Кирпеч суга белә ләбаса, нәрсәгә учак төтәтеп утырырга? Г.Якупова |