ТӨТӘТКЕЧ и. 1) Кечкенә генә күрегенә басып, гадәттә бал кортларына төтен өрдерә торган корал; төтәсләвеч. Монда нарат тактадан эшләнгән хуш исле рамнар саклый торган озын сандык, тәрәзә төпләрендә китаплар, сары стеналарда төтәткеч, корт тубаллары, битлекләр. М.Мәһдиев. Җизни, йөзеңә битлек кимичә, кулыңа төтәткеч тотмыйча, умарта алдында басып тора аласыңмы? Ф.Яруллин

2) Балык, ит һ.б.ш. нәрсәләрне төтен белән ыслау өчен махсус җайланма. Балыкның яртысын, ысларга дип, төтәткечкә элдем. Ә.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә