ТӨТӘСЛӘ’Ү ф. 1) Берәр нәрсәгә төтен бөркү, аны төтен бөркеп ыслау. Әгәр дә без бүген кара урмандагы йөзьяшәр карт агач куышында яшәгән бал бирүче умарта кортлары семьясын, куыштан төтәсләп алып, умарталыкка күчереп куйсак, ни җитте умартачы әле бу урман кыргыйларының гәүдә төзелешендә --- нинди дә булса аермаларны таба алмас. Умарта кортлары

2) Сөремләү, корымлау, сөрем чыгару. Ни әйтсәң дә, шәһәрдәге шикелле, утырсаң таш, торсаң таш түгел, бензин исе белән дә төтәсләмиләр! Г.Бәширов // Берәр нәрсәне сөрем, корым белән каплау. Аның җитәкчелегендәге РСУ --- Бауман урамын күп мәртәбәләр төтәсләде. Социалистик Татарстан

3) этн. к. төсләү (2 мәгъ.). Җен кагылган татардан яки татар хатыныннан җенне куып чыгару өчен, аларны күкерт яндырып, шуның төтене белән төтәслиләр. К.Насыйри. Аннары, артыш яндырып, өй эчендәге почмакларны, абзар-кураларны төтәсләделәр, көздән кереп калган явыз ияләрне куалап чыгардылар [алар]. Н.Фәттах

4) сөйл. Бик күп төтен чыгарып (тәмәке, папирос) тарту. [Егет] иренеп кенә папирос төтәсләргә тотынды. Н.Фәттах

5) күч. Кискен чаралар куллану. Буржуй холуйларын барлык ярыклардан әллә кайчан төтәсләп куарга вакыт! К.Нәҗми

6) күч. Тузан сыман бик вак булып яву, пыску (яңгыр тур.). Яңгыр төтәсләү

Төтәсли башлау Төтәсләргә тотыну. Качып-посып төпчек тартуның ләззәте беткәч, олылар алдында да оялмыйча, беркемнән дә курыкмыйча, хуш исле папирос төтәсли башлады [ул]. Н.Фәттах. Ул арада карчыклар бүлмәне төтәсли башладылар. Г.Гыйльманов

Төтәсли төшү Бераз төтәсләү

Төтәсләп алу Тиз генә төтәсләү. Булмаса, бер төтәсләп алыйк, сусын басылыр. Ә.Еники

Төтәсләп бетү Бик нык төтәсләү. Ике йөз елдан бирле яна-яна тәмам төтәсләп беткән учакта коры чыбык-чабык чытырдый ---. А.Толстой

Төтәсләп йөрү Бөтен җирне төтәсләү. Разия, гуд агачын яндырып, урын-җирне төтәсләп йөри. М.Фәйзи

Төтәсләп тору Озак вакыт яисә даими төтәсләү; әле, хәзер төтәсләү. Атналар буе көне-төне вак иләктән иләгәндәй төтәсләп торып үзәккә үткән --- бетмәс-төкәнмәс көзге яңгырлар туктаган. Г.Бәширов. Кулларына алар янып, төтәсләп торган артыш, миләш, юкә, шомырт агачлары тотканнар иде. Н.Фәттах

Төтәсләп утыру к. төтәсләп тору. Хәбәрдар булыгыз: курсыбыз – норд-вест-вест, иңлек һәм озынлык (фәлән-фәлән), горизонтта Везувий төтәсләп утыра. А.Толстой

Төтәсләп чыгу Булган берсен төтәсләү. «Ихлас» төркеме җитәкчесе Рәйхана Суфиянова, Сәкинә нәнәсеннән калган күзле мәшкәк белән, эш башлар алдыннан, кызларның куллары талмасын, күз тимәсен дип, төтәсләп чыкты. Кызыл таң

Төтәсләп яту сөйл. к. төтәсләп тору. Анилин компаниясенең төтәсләп яткан завод хәрабәләре өстеннән «Анилин Роллинг» әнә шулай атлап килә иде. А.Толстой



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә