| ТӨТӘСЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. төтәсләү. Сугыш төтене белән бергә төтәсләнгән --- бу яшь егет [һәлак булды]. Г.Бәширов 2) Сөремләнү, корымлану, сөрем белән каплану. [Танклар] өр-яңалар. Пулемёт борыннары гына төтәсләнгән. Ш.Рәкыйпов Төтәсләнә төшү Бераз төтәсләнү Төтәсләнеп бетү Бик каты төтәсләнү. [Тасмалар] яңа чагында нинди төстә булганлыклары да беленмәслек дәрәҗәдә каралып, төтәсләнеп беткәннәр. З.Бәшири Төтәсләнеп тору Даими, әле, хәзерге вакыттта төтәсләнү Төтәсләнеп утыру к. төтәсләнеп тору. Өчәүләшеп текә сырттан металл күлгә төштеләр дә, металл коймакларда аяклары тая-тая, төтәсләнеп утырган конуска таба юнәлделәр. А.Толстой |