ТӨТӘС с. Һавасы төтенле, бик вак тузан пәрдәсеннән гыйбарәт. Мәхшәр кебек ыгы-зыгы тулы, төтәс һавалы пристаньнан чыгып, пароход йөрешен тизләткәч, рәхәт җиңеллек биреп, дымсу талгын җил исә башлады, эсселек сизелерлек басыла төште. С.Сабиров