ТӨСТӘШ с. 1. Бер төстәге. Кыска чәчләрен, гадәттәгечә, лак сиптереп кенә тигезләп куйган, «эшлекле ханым» стилендәге соргылт күлмәген, күлмәгенә төстәш биек үкчәле туфлиләрен кигән кызы өйдән чыгып китәргә инде күптән әзер иде. Ф.Мөслимова. Ул көнне син елмаеп, күзләреңә төстәш яшькелт зәңгәр күлмәгеңне киеп, безне Сабантуй мәйданында көтәсеңдер кебек. Татарстан яшьләре 2. и. мәгъ. Бер кешегә кыяфәте белән бик охшаш икенче кеше. Зур бәйрәмнәрдә генә Мавзолей трибунасында күренә торган ярым хәрби киемдәге кара мыеклы кеше Сталин үзе түгел, ә аның төстәше (двойнигы) булган, имеш! Ә.Еники |