ТӨССЕЗЛӘНҮ ф. 1) Төсен югалту, уңу. Күзләре көл сипкәндәй төссезләнсә дә, карашы горур, тәкәббер, вәкарь. В.Имамов. Берничә көн кояшта ятканнан соң, ул төссезләнде. З.Зәйнуллин 2) Ямьсезләнү, җансызлану, терелеге китү; хисләр чагылдырмау. Күп эчеп, чөгендер кебек кызарган зур борыны, төссезләнгән күзләре аның бер усал кеше икәнлеген әллә кайдан әйтеп торалар. Ф.Кәрим. Каладан төссезләнеп, котсыз калып кайткан идең. З.Хәким 3) Матурлыгы бетү, асылы югалу. Гореф-гадәтләребез төссезләнә, татарлыгыбыздан ерагаябыз. Безнең гәҗит 4) күч. Тоныклану, ямьсезләнү, гадәтигә әйләнү (тормыш тур.). Шулар белән бергә табигатебезнең серлелеге дә кими, тормышыбыз төссезләнә. Татарстан яшьләре 5) күч. Тәэсирлелеге кимү, яме, тәме бетү (сүзләр тур.). «Син миңа ошыйсың», «мин сине якын күрәм» диюләр тәмам онытылды, төссезләнде, уңды, тәме китте. Ә.Гаффар. Кешеләргә сөйләмәсәң, сөенечләр дә төссезләнә. Ф.Яруллин Төссезләнә бару Торган саен төссезләнү. Ихтыяр сөйләгән саен, әнисенең йөзендәге нуры сүрелеп, күзләре төссезләнә барды. Р.Вәлиев. Сүнеп-сүрелеп үк бетмәсә дә, ул малайның йөз-сурәте һаман тоныклана, төссезләнә барды. Г.Гыйльманов Төссезләнә башлау Төссезләнү билгеләре күренү. Чәчләр коела, сына, төссезләнә башлый, керфекләр коелып бетә. Татарстан яшьләре. Төссезләнә башлаган зәңгәр күзләрдә горурлык та, өметсезлек тә, аяныч та күрдем кебек... Безнең гәҗит Төссезләнә төшү Бераз төссезләнү. Көлсу йөзе тагын да төссезләнә төште. М.Хәсәнов Төссезләнеп бару Торган саен ныграк төссезләнү. --- Элеккеге Сабантуйлар белән чагыштырганда хәзергеләре бөтенләй төссезләнеп бара кебек. Безнең гәҗит Төссезләнеп бетү Бик төссезләнгән булу. Минем кат-кат юудан уңып, төссезләнеп беткән өс-башым янында алар аеруча аерылып торалар иде. Җ.Тәрҗеманов. Дәреслектән дәреслеккә күчеп, шомарып, искереп, төссезләнеп беткән, бернинди эстетик кыйммәте калмаган хан заманындагы шигъри әсәрләр монда да байтак. Р.Миңнуллин Төссезләнеп калу Ниндидер вакыйгадан, тәэсирдән соң төссезләнү. [Әби] үзе сулыгып, төссезләнеп калган. Н.Гыйматдинова. --- Саратовта кузгатылган эш егерменче еллардагы гаепләнүләр каршында төссезләнеп кала. Р.Мөхәммәдиев Төссезләнеп китү Көтмәгәндә төссезләнү. Тирә-як аның өчен ничектер төссезләнеп китә, эче поша, бернәрсә эшлисе килми. Г.Әпсәләмов. Шәһәр һавасы килешмәгәнме, әллә хәсрәт җиле кагылгангамы, бу йөздән нур качкан, саргаеп, төссезләнеп киткән кебек. Р.Габделхакова Төссезләнеп тору Даими төссезләнү; төссезләнгән кыяфәттә булу. Күзләрем дә төссезләнеп тора кебек. Л.Зөлкарнәй |