ТӨССЕЗЛӘНДЕРҮ ф. 1) Төссез итү, төсен бетерү. Беренче тәҗрибәдәге кебек аны төссезләндерәбез, суда юабыз һәм 2–3 минутка сыегайтылган иод эремәсенә салабыз. Биология. Тукымаларны җылытылган гидросульфит бик яхшы төссезләндерә ---. Файдалы киңәшләр. --- Олеин кислотасы бромлы суны төссезләндерә. Химия 2) Ямьсезләндерү, нурсызландыру. Бу --- тапшыруны төссезләндерә. Безнең гәҗит 3) Үзенчәлекле сыйфатлардан мәхрүм итү. Реаль җирлектә тумаган пафос образны төссезләндергән. И.Юзеев Төссезләндерә бару Торган саен төссезләндерү Төссезләндерә башлау Төссезләндерергә тотыну Төссезләндереп бетерү Тәмам төссезләндерү Төссезләндереп җибәрү Бераз төссезләндерү Төссезләндереп кую Көтелмәгән рәвештә төссезләндерү Төссезләндереп тору Даими төссезләндерү, күпмедер вакытка төссезләндерү. Бары тик аны төссезләндереп кенә тору мөмкин. Ф.Яхин |