ТӨССЕЗ с. 1. 1) Буялмаган; төс бирә торган пигменты булмаган. Ә Аит болдырдагы кәгазь әрҗәдән төссез вино сайлап алды да, ике фужер эләктереп, аның янына ашыкты. Ә.Гаффар. Лейкоцитлар төссез, шуңа күрә аларны канның ак күзәнәкләре дип атыйлар. Биология

2) Үтәкүренмәле. Егет төссез кашлы көмеш йөзеген учына яшереп, --- суга манчып чыгарса, ни күрсеннәр: йөзек кашы кызлар бите сыман алсуланып-алсуланып яна, ди! Ә.Гаффар. --- Блокнотка сүзләр язам... «Зәңгәр төтен. Яшел чирәм. Төссез яшь». Р.Фәйзуллин

3) Тонык, күзгә бәрелеп тормаган. Әйтерсең лә язмыш аны тереклек яралмаган, җан ияләре булмаган төссез, иссез һәм шомлы тынлык хакимлек кылган бер галәм утравына илтеп ыргытты. А.Гыйләҗев. Улы сыман ул да сәләмә киемдә, ситсы күлмәге күп юудан төссез чүпрәккә әйләнгән ---. Т.Гыйниятуллин

4) Табигый алсулыгы югалган (йөз, бит тур.). Ә кан эчмәгәндә кибәк кебек төссез бер нәстә инде. З.Зәйнуллин // Хәлсезләнгән. Болар хәзер элекке кебек елап ашарга да сорамыйлар. Булса, алларына килсә, беткәнче йотыгалар, булмаса, төссез, хәлсез сузылып ята бирәләр. Г.Ибраһимов

5) күч. Бернинди хис чагылдырмый торган, салкын, нурсыз. Габделбасыйрның йөзе матурлык белән аерырлык түгел иде: төссез генә соры күзләр, --- шактый ерынкы авыз, таррак кына маңгай. Ф.Әмирхан. [Камилнең] --- бернигә дә исе китмәгәнне чагылдырган төссез күзләре Саимәне үзенә тарта алмады. Г.Галиева

6) күч. Шыксыз, ямьсез. Төссез, соры көннәр үтеп киттеләр. К.Тәхау. Алда соры, төссез тормыш көтә. Ә.Гаффар. Хатын аның бер-берсенә охшаган төссез көннәренә ямь, яңалык кертә. С.Шәмси // Күңелсез, төрлелек, яңалык булмаган. Бу искергән алачыгым һәм караңгы, һәм төссез ---. Дәрдемәнд. Тик синең йорт-каралтыларың төссез күренә. М.Хуҗин // шелт. Мәхәббәтсез, сөйкемсез, эчке нуры булмаган. Аларның колга шикелле озын, шадра, төссез, ямьсез, кыек авызлы, кәкре аяклы кызларына, бүләге дә булмагач, эт барсынмыни? Г.Камал

7) Үзенчәлекле билгеләре булмаган, көчсез. Теге яисә бу әсәрнең теле ярлы икән, шапшак һәм төссез икән, бу – авторның наданлыгыннан яки ялкаулыгыннан килә. Г.Бәширов. Әмма шуңа карамастан негатив геройлар төссез, схематик булып чыга. Д.Булатова

2. рәв. мәгъ. Агарынып. Төссез калу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә