ТӨСМЕРЛЕ с. 1) Нәрсәгәдер охшаш, нәрсәнедер хәтерләтә торган

2) Үзенә генә хас сыйфаты, үзенчәлеге булган. Чөнки халыкның борынгыдан килгән гореф-гадәт, тормыш үзенчәлеге, аның рухи йөзе, эчке табигате нәкъ шул көндәлек мөнәсәбәтләрдә вак төгәлләмәләрдә тагын да аныклырак, төсмерлерәк чагыла ---. Н.Исәнбәт. Безнең очрашу үзебезнеке генә, аерым төсмерле. Р.Кәрами

3) Хәтере яхшы. Төсмерле карт-коры

4) Төстәге. [Борчакның бер төре –] кызгылт-миләүшә төсмерле ике төстә чәчәк ата торган басу борчагы (пелюшка). Яшелчәчелек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә