ТӨСМЕРЛӘ’Ү ф. 1) Берәр нәрсәне, кешене якынча хәтергә төшерү. Рифкать аны аз гына төсмерли, бер-ике тапкыр очрашканнары да бар. Р.Вәлиев // Берәр кешене, йөзенә, кыяфәтенә карап, тулысынча хәтергә төшерү. Ул бу ир кешенең салынып төшкән озын сары мыегын күрү белән, аның кем икәнлеген төсмерләде. А.Расих. Түтәйне таныдым, сезне, балаларны төсмерләдем ---. Ә.Баян // Гомумән хәтергә төшерү. Әгәр сәрхуш түти баланы әз-мәз төсмерләп шик белдерә икән, зарар юк. Н.Гыйматдинова. Фаяз абый: «Вам кого?» – дип тә, «Ни йомыш, энекәш?» – дип тә сорамады, фәкать елмаюын җыярга оныткан килеш, уйчан карашы белән мине төсмерләргә тырышты. Ә.Дусайлы 2) Берәр нәрсәнең, кешенең үзенчәлекле сыйфатларын билгеләү, характерлау. Байның психикасын шулай төсмерләгәннән соң, Гафури ачу белән үзеннән шул юлларны өсти. М.Җәлил 3) Күз алдына китерү. [Табигать] Баш өстебезгә зәңгәр чатыр итеп күкләрен корган, киләчәкнең алтын капкаларын төсмерләү өчен, салават күпере кабызган ---. Р.Низамиев. Либреттист Җ.Фәйзи үз либреттосында Г.Тукайның шул идеясен дөрес чагылдырганмы һәм типларны Тукайча дөрес төсмерләгәнме? М.Җәлил Төсмерли башлау Төсмерләргә тотыну. Менә син инде аның гәүдәсен, күзләрен, кыланышларын төсмерли башладың. Г.Бәширов. Аннары ул ап-ак түшәмне, ак стеналарны, ак халатлы кешеләрне төсмерли башлады. Р.Вәлиев Төсмерли төшү Бераз төсмерәү Төсмерләп алу Тиз арада төсмерләү. Әптерәй йөзе сула төшкән бу яшь хатынны төсмерләп алды. Г.Бакиров. Тик менә хәзер Наташа әйткәч кенә, Зәйтүнә аның көндез причалда милиционер китергән егет икәнлеген төсмерләп алды. С.Сабиров Төсмерләп бетерү Тулысынча төсмерләү. Никтер төсмерләп бетерә алмыйм үзеңне... М.Хәсәнов. [Мирсәет:] Гафу, әфәндем. Мин сезне бик төсмерләп бетерә алмыйм. Р.Мөхәммәдиев Төсмерләп калу Төсмерләргә өлгерү. Алар авылына концерт белән барганнары бар иде, Канифәне төсмерләп калган икән. Н.Көбәш Төсмерләп китү Җиңелчә генә, бераз гына төсмерләү. Шулай ук әйтемнәр дә тик ятмыйлар: кирәк чагында, үзләреннән шулхәтле олы булган мәкаль абыйларының вәкарен ватып, хикмәтен хикмәттән чыгарып, берәр кисәген алып, үзләре кебек җөмлә кисәгенә әйләндерәләр дә берәр нәрсәнең очраклы бер ягын гына төсмерләп китәргә кушалар ---. Н.Исәнбәт Төсмерләп кую Бераз төсмерләү. Гали менә шулай башта бу хатынны төсмерләп кенә куйса да, ахырда кем икәнен белде. М.Гафури |