ТӨСМЕРЛӘНҮ ф. 1) Билгеле сыйфатлары белән күз алдына килү, гәүдәләнү. Минем күңелдә шундый композиция төсмерләнә, шундый... Ә.Мушинский. Анда әллә кемнәр бар: цирк хуҗасы Никитин да, Карәхмәт кушаматлы төрек көрәшчесе дә, Дию образында төсмерләнгән «божий фирка» башлыгы Гайнан ишан Вәисев тә ---. З.Мансуров // Хәтердә саклану. Күз алдында эссе әвеннәр, печән богыллары, ашлык кибәннәре, Сабан туйлары – син берсендә дә юк, йөзең төсмерләнмәде. Ә.Гаффар

2) Билгеле бер дәрәҗәдә генә күренү, шәйләнү. Әле шактый ерак булса да, чиркәү һәм мәчет манаралары төсмерләнә иде. Ә.Гаффар. Төсмерләнә ерактан Сихоте-Алинь таулары. Ә.Маликов

3) Берәр ничек характерлану, ачылу. Башта барлы-юклы материалларны тупларга тотынды, зиһенендә магистральнең азмы-күпме тарихы төсмерләнде. С.Шәрипов. Әлеге икәү бу тормыштагы ваклыклардан бераз югарырак, үзләре дә тирә-ягымдагы кешеләрдән матуррак булып төсмерләнә. Казан утлары

4) Берәр нәрсә бик аз сиземләнү. Аның йөзендә әллә шунда елмаю, әллә шунда сагыш, әллә шунда кызгану чаткысы төсмерләнде. Ә.Гаффар. Сафинның аңа каршы килмәячәге алдан ук төсмерләнә иде. Р.Айзатуллин

Төсмерләнә бару Торган саен ныграк төсмерләнү. Табигый сәләтләре ныгыган, көч вә куәт ала барган саен, хәзер татар поэзиясенең төп көчләре саналырга лаек буын вәкилләре арасындагы аерма ачыграк төсмерләнә барды ---. Т.Галиуллин. Караган саен, ул сыйфатлар ачыграк төсмерләнә барды. М.Кәбиров

Төсмерләнә башлау Төсмерләнергә тотыну. Ниһаять, күз алдында ак шәүлә төсле генә булып урман төсмерләнә башлады. Р.Мөхәммәдиев. Бераз баруга, сезгә Кирмән җиренең төньяк-көнбатыш чиген саклаган кече хәрби ныгытма булган авыл төсмерләнә башлар. Р. Газиз

Төсмерләнә төшү Бераз төсмерләнү

Төсмерләнеп китү Кинәт аз гына төсмерләнү. Үзенә кул болгап озатып калучылар арасында, бераз читтәрәк, ниндидер таныш сурәт төсмерләнеп киткән сыман булды түгелме соң?! Р.Мөхәммәдиев

Төсмерләнеп тору Күпмедер вакыт яки хәзерге вакытта төсмерләнү. Аның матур көрәнсу йөзендә, чем кара чәчләрендә, килешле киң иягендә, сүрәнләнгән күзләрендә аптырау һәм жәлләү төсмерләнеп тора иде. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә