ТӨСМЕР и. 1) Берәр төснең бик аз гына аерылып торган төре. Кушыла торган төсләрнең берсе күбрәк алынса, бөтенләй теләмәгән төсмер барлыкка килергә мөмкин. Серле календарь. Физик-химик күрсәткечләре буенча суның составында кальций, калий, натрий, сульфат гидрокарбонатлары, сероводород ионнары күп булу аркасында, су төбендәге токымнарда хасил булган кристаллар суга зәңгәрсу төсмер бирә. Биектау хәбәрләре 2) Берәр нәрсәнең, күренешнең үз ишләреннән бер ягы белән сизелер-сизелмәс кенә аерылып торган билгесе. Әфганстанда таулар күп ---. Һәркайсының үз төсмере, матурлыкта үз байлыгы. М.Хуҗин. --- Гомер чылбырына күңелнең һәр халәте, тормышның һәр мизгеле ниндидер төсмер өсти, карашлар иркенәя, хәрәкәт тотрыклы үзгәрә бара. Ф.Сафин 3) күч. Нәрсәдә дә булса хис, тойгы, рухи халәтнең беркадәр чагылышы. Текстка ныклап кисәтү, куркыту төсмерләре килеп керә. С.Шәмси. Заманалар уза тора, мәкаләләргә дә яңа мәгънә, һич көтелмәгән төсмерләр өстәлә тора. А.Гыйләҗев 4) күч. Үзенчәлек. Төсләрнең талгын күчеше, сабыр моң М.Килдебәкова иҗатының төп төсмерләре булып торалар. Казан утлары |