ТӨСЛЕЛӘНҮ ф. 1) Берәр төрле төскә керү, төрлегә әйләнү 2) Берәр төрле сыйфатка ия булып китү, берәр кешегә охшап китү Төслеләнә бару Торган саен күбрәк төслеләнү Төслеләнә төшү Бераз төслеләнү Төслеләнеп алу Бераз төслеләнү Төслеләнеп китү Кинәт яки соңгы арада төслеләнү. Әмма шагыйранә агышлы куәт илә акрынлап үзенә җәлеп итә барган төп проблема төслеләнеп һәм тулыланып китте. Ф.Яхин |