ТӨСЛЕ I с. 1) Нинди дә булса бер төсе булган. Тамырлы катлауның алгы өлеше төсле катлау дип атала. Биология. Бу пәрдә хрусталикны да, төсле катлауны һәм мөгез катлауны да икегә бүлә. Кызыклы ихтиология

2) Нинди дә булса бер төскә буялган. Шәһәрдәге ювелирларның иң өлкәне Касиев, гадәттә бриллиант ташларга буяу яисә төсле эмаль катнаштырмыйлар, диде. З.Фәтхетдинов

3) Берьюлы күп төсләр катнашкан. Күңеле күтәрелгән уйлап табучы үз экспериментларын тагын да киңәйтә: терменвокс яңгырашына төсле музыканы китереп куша. Идел

4) Ак һәм карадан башка төстә булган. [Самат] --- әкият китаплары, рәсем ясарга альбом, төсле карандашлар күтәреп кереп тә җитте. Г.Галиева. Күбесе төсле булган фотосурәтләрдә безнең чор кешеләре --- күзаллана. Р.Гаташ

5) Үз, табигый төсендә күрсәтә торган (телевизор тур.). --- өйдә төсле телевизоры, татарчасын, русчасын, чит илнекеннән иң матур көйләр язылган магнитофоны --- [бар]. Ял итәргә кешегә тагын ни кирәк? Р.Төхфәтуллин

6) Тимер һәм аның эретмәләренә кермәгән барлык металларга бәйләнешле. Алюминий һәм бакыр промышленносте – төсле металлургиянең иң мөһим тармаклары. География. Нефть, газ, кара һәм төсле металлургия, урман, «оборонка», төзелеш индустриясе һәм авыл хуҗалыгы – барысы да Көнбатыш кредиторларына күчеп бетәр иде. Татарстан

7) Билгеле бер килбәтле, йөзле. Әле мин дә сорашып бетерә алмадым, ул кыз ни төсле соң? Г.Камал

8) Билгеле бер рәвешле, формалы. Җир йөзендәге һәр урыннар бер төсле түгел бит. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә