ТӨСЛӘ’Ү ф. 1) Төтен өрдерү

2) Борынгы ышанулар буенча, җен кагылган яки күз тигән дип саналган кешегә, хайванга көйрәп торган имән гөмбәсе, артыш таягы һ.б.ш. нәрсәләрнең төтенен өрдерү. Түшәктә яткан авыруны яки яңа туган баланы җиде әйбернең төтене белән төсләгәннәр. Татар мифлары

Төсләп алу Тиз генә төсләү

Төсләп җибәрү Тиз генә, җиңелчә генә төсләү

Төсләп тору Даими төсләү

Төсләп чыгу Һәммәсен төсләү

Төсли бару Барысын да билгеле бер тәртиптә төсләү

Төсли төшү Бераз төсләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә