ТӨС и. 1. 1) Җисемнәрнең билгеле бер спектраль составтагы яктылыкны күрү тойгысы тудыра торган үзлеге; җисемнең яктылык тоны. Ак төс – пакь төс. Беренче кар төсе, Он төсе, сөт төсе, гөнаһсыз яр төсе. Г.Афзал. Күзләр төсләргә үтә дә сизгер, җан исә дөньядагы һәр ымга сизгер. Г.Гыйльманов. Сары, алсу һәм кызыл төсне тозга тимер күгәреге бирә. Кызыклар дөньясында // сәнг. Рәсем сәнгатендә буяулар кушылмасы, колорит. Рәссамнарга өлге булыр төсләр – җиде күктә ---. Сөләйман. Һәр рәсемдә төсләр хикмәте, йөзләр характеры, оста композицион төзелеш, хәрәкәт, ургылып торган ритм күзгә ташлана. Р.Туфитуллова

2) Йөз, чырай. Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була. Мәкаль. Скрипач, кырык-илле яшендәге карт, үзенең чын дусты – скрипкасы белән халык алдына чыкты һәм, бик аз гына сызгалап карап, төсен бик моңлы сурәткә кертеп, акрын гына уйный да башлады... Ф.Әмирхан. Иптәш, бала фаҗигасе давылында Чорнап алган авыр хисләре, бөтен һушын алып, хатыныңның Ак көл иткән иде төсләрен. Ф.Кәрим

3) Матурлык, чибәрлек. Галиябану төс белән дә авылда бер иде, акыл белән дә өстен булып чыкты. М.Фәйзи. Төс ягына килгәндә, миндә юк та юк инде ул. Күрәсез: җирән чәч, сипкелле бит! Т.Таһиров

4) Кешенең билгеле бер кыяфәте, килеш-килбәте. --- Егет бераз базымын җуебрак калды, шулай да ак мамык сыман кулны учына алды һәм тышка күп көч салган төс чыгарып кысты. Х.Камалов. Азрак кырын салып киелгән бүрек, пилотка, сирәк-мирәк кенә күренгән фуражкалары аларга егетлек төсе кертеп тора. З.Зәйнуллин

5) Нинди дә булса күренеш, сыйфат. --- Дүрт тәрәзәгә бу пәрдәләрне корып җибәргәч, өйгә икенче төс үк кереп киткән кебек булды. Г.Ибраһимов. Нәкъ менә театр каланы бөтен итә, аңа затлы төс бирә. Мәдәни җомга. Көчсезрәк гыйшык кыйнала һәм хурлыклы төстә качып китәргә мәҗбүр була. Кызыклар дөньясы

6) күч. Ямь. Үз кул көчем керде [йорт-каралты төзүгә], шулай да төс бирә алмадым. М.Хуҗин. Карыйбыз бары тик сүнгән учакларга, искә төшерәбез сабыйларның шат авазын, икмәк исен, тормыш төсен, матчаларда бишек тирбәлүен... Р.Әхмәтҗан

7) күч. Берәр-эш-хәл, күренешнең барышында, үтәлешендә билгеле бер форма, рәвеш. Шау-шу, кычкырыш, шашкынлык бөтен өйне, йортны басты. Барган саен, тагын яманрак котыру төсенә керде, мич буенда такта шүрлек бар иде, берсе, ашыгып, куркынып, шуны актарырга кереште дә койрыклы тере шайтан тоткан кебек коты очып кычкырып җибәрде. Г.Ибраһимов. Алар --- аяусыз төстә кытыкларга, акыртып көлдерергә тотынды. Култык аслары да, кабыргалары да, табаннары да калмады. Ә.Гаффар

8) күч. Эш-хәлнең барышында борылыш, яңа юнәлеш. – Һич тә мәшәкатьләнмәгез, мин хәзер китәм, – диде Килдебәков, очрашуга рәсми төс кертмәскә тырышып. Г.Гомәр. Бәрелеш коточкыч төс ала. С.Шакир

9) күч. Истәлек, ядкәр, хатирә. Бу куакны язгы кичләрдә Үстердем мин, төсең булсын дип ---. Ф.Кәрим. Мәрхүмә әнкәйгә тагын бер кат рәхмәт, фронттан җибәргән һәр кәгазьне төсем итеп саклаган, җанкисәгем. Ш.Рәкыйпов

10) күч. Эш-хәлнең асылы, нечкәлеге. Җил күтәрсә читен пәрдәнең, Мин уйлаган идем, эчке төсе Ачылыр, дип, төнге хәлләрнең... К.Булатова. [Шигырь] Үз төсен таба, калыбын таба, Ныгый, шомара, әйтерсең чуер ---. Г.Рәхим

11) күч. Бизәк. --- Һәр җыр, Ренат фикеренчә, үзенчәлекле музыкаль төскә ия булырга тиеш. Казан утлары

12) күч. Төр, сорт. Милләтчеләрнең бөтен төрләрен, оппортунистларның һәр төстәгесен үрчетеп яткан бит ул Казанында. Ф.Сафин

2. хәб. мәгъ. Килешле, лаеклы, муафикъ. Арыслан көче төлкегә хас түгел, төлке хәйләкәрлеге арысланга төс түгел. Мәкаль. Озак торды открытка шунда, чәчәксез тау рәсеме янәшәсенә төс иде ул. М.Хуҗин

3. төсендә рәв. мәгъ. 1) Буларак. «Һәм шул законның искәрмәсе төсендә... Жан иртәгә яки берсекөнгә төндә доктор Ярович катына барырга тиеш», – диде [Виктория]. Ш.Рәкыйпов

2) Рәвешендә. Бу эш махсус программа белән, либреттистлар өчен кыска сроклы курс-семинар үткәрү, музыка белгечләренең системалы лекцияләрен оештыру төсендә була. Казан утлары

Төс бетү к. төс качу. Әй, фәлән бай! --- Корсагың шиңгән, төсең беткән... Ничек булдың болай? М.Гафури. Төс бирү 1) Ябыгу, сулу, йөз, кыяфәт үзгәрү (авырудан, кайгыдан). [Мәдинә] бераз төс бирергә өлгергән, ябыккан. М.Хәсәнов; 2) Килешү. Төс бирмәгән малны асрама. Мәкаль. Харам мал төс бирми. Мәкаль. Төс бозылу Чырайга канәгатьсезлек билгесе чыгу, чырай сытылу. Мин шул сүзне әйткәч, Заһир әфәнденең тәмам төсе бозылды, кәефе китте. Г.Тукай. Төсе калмау к. төс качу (2 мәгъ). Төсен дә күрәсе килмәү Берәр кешене күрәсе, аның турында ишетәсе килмәгәндә әйтелә. Чистый туеп беттем инде үзләреннән: төсләрен дә күрәсем килми. Г.Камал. Төсен дә күрмәү 1) Берәр кешене белмәү, таныш булмау яки бик озак вакыт күрмәү; 2) Берәр нәрсәнең булмавы, аны белмәү, шуннан файдаланмау. – Әтәчләрне суеп бетерсәң, гомереңә йомырка төсе күрмәссең, – дип куйды [ул]. М.Гафури. Төсен дә күрмим Берәр нәрсәдән, кешедән бик нык туйганда әйтелә. Төсе түгел Кемнең дә булса берәр нәрсәгә хакы яки эшләү мөмкинлеге булмау турында. Төс җибәрү к. төс җую. Бу юлы ул аңа ничектер төс җибәргән, кояшта уңган кебегрәк тоелды. Ф.Галиев. Төс җую Матурлык югалу. Зур, матур күзләре төсен җуйса да, ул хатын шактый чибәр булган, имеш. А.Хәсәнов. --- Сине тәмам туйдырып, инде үз йөзләрен, үз төсләрен җуя башлаган кешеләр турында шигырь язалар димени? Ф.Яруллин. Елыйм дип уйлаган идем мин. Чыкмаган яшем дә. Төс җуйган фирәзә йөзегем Кемнәрдән яшерәм? Л.Газизова. Төс качу 1) Баштагы үз төсе уңу. Яңгыр, юеш, салкын җил астында төсләре качкан матур колыннар ду килеп, әче тавыш белән кешнәшеп уйнарга тотындылар. Г.Ибраһимов; 2) Куркудан, каушаудан, борчылудан, авыртудан йөз агару. Куркып төсе качкан баланы Вандал үзе ала кулына ---. Ф.Кәрим. Нурия кып-кызыл булып кызарды, аннары төсе качты, иреннәре тетрәнде. Г.Ахунов. – Ә, ярый, ярый, Акъәби, карармын, борчылма, ят! – диде уңган хатын, әбинең төсе качкан чыраеннан авыру булуын шунда ук чамалап. Ә.Еники. Төскә чыгу Кәеф, хиснең йөздә чагылуы. Төс керү Тазару, матурланып китү. Тукта, карыйм әле, пират тормышы нишләтте икән сине? Төс кергән, егетләнеп киткәнсең. М.Юныс. Төс килү Килешле булу. Бу кайда укый икән? Әмма биле төс килгән бит?! С.Рәмиев. Аның йөзе, беләкләре әнә шул күлмәгенә бик тә төс килеп тора. Г.Бәширов. Төс китү к. төс качу. Бөтенләй төсләрең киткән, авырыйсыңмы әллә? Ш.Камал. Әби урындыкка лып итеп утырды. --- Төсе китте. Н.Дәүли. Ул тәмам хәлдән таеп, төсләре киткән, аның өстенә карарга да куркыныч иде. Ш.Маннур. Ай сеңлем, ни булды? Нигә төсең китте? Г.Бәширов. Төс куну к. төс керү. Бер-ике тәмәке суырырлык вакыт үтүгә, йөзенә төс кунган режиссёр кире әйләнеп керде. А.Әхмәтгалиева. Төс салу Элекеге матурлыкны, тулылыкны югалту. Аның битен вак җыерчыклар каплаган, чәче агарган, ә тешләре – матур булып тезелеп торган вак кына тешләре – һаман да төсен салмаган иде әле. Г.Бәширов. Төс ташлау к. төс салу. Ул да төс ташлаган, тик һаман да шул игелекле Сания булып калган. Г.Тарханова. Төстән китү к. төс качу (2 мәгъ.). Хаҗи бөтенләй төстән китеп: «Ярабби, алай уйламадым», – [диде]. Г.Тукай. Төстән чыгу Җәй-кыш төсне алыштыру. Куян төстән чыга, әйткән сүз истән чыга. Мәкаль. Төс югалу 1) к. төс качу; 2) к. төс салу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә