ТӨРЧӘ и. биол. Төр эчендә бер-берсеннән кайбер үзенчәлекләре белән аерылып торган аерым затлар, нәрсәләр (үсемлек, хайван, бөҗәкләр) төркеме. Башка туфраклардагы шикелле монда да комлы, балчыксыл, балчыклы төрчәләр очрый. Җир һәм туфрак. Иртә өлгерешле ак башлы кәбестәне һәм чәчәк кәбестәне тышка чыгарып утыртырга 50 – 60 көн калгач чәчәләр, калган сортлары һәм төрчәләре, шулай ук гәрәнкә 35 – 40 көн калгач чәчелә. Йорт эшләре |