ТӨРҮ II и. 1) Берәр нәрсәне тукыма, целлофан, фольга, кәгазь һ.б.ш. материалга матур итеп яки һава кермәслек итеп урау эше. Казанда, нанотехнологияләрдән файдаланып, сыгылмалы төрү материалы эшләп чыгаручы завод ачылды. Безнең гәҗит. Яңа җиһазларда продукция җитештерү, сыйфатны яхшырту, ассортиментны баету, әзер продукцияне төрү яки фасовкалау мөмкинлекләре бирәчәк. Безнең Чирмешән

2) махс. Дәвалау яки косметик максатларда тәнгә махсус кремнар, мазьлар сөртеп, гәүдәне махсус тукыма яки целлофан белән әйләндереп алудан гыйбарәт процедура. Белгеч фикеренчә, салоннарда башкарыла торган мезотерапия, төрү, тукымаларга тирәнтен массаж кебек процедуралар [целлюлитны дәвалаганда] яхшы нәтиҗә бирә. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә