ТӨРҮ I ф. 1) Берәр нәрсәне кат-кат бөкләү, бөтерү. [Фәттах Исламов] иренеп кенә кесәсеннән төргән газета чыгарды, аның почмагын ертты да зур итеп тәмәке төреп кабызды. Ф.Кәрим. Камыр кисәкләрен төреп, катламалар ясарга, өсләренә йомырка сылап, шикәр комы сибәргә [кирәк]. Серле календарь 2) сөйл. Тәмәкене яисә наркотик матдәләре булган үсемлекләрдән ваклап, төеп эшләнгән массаны кәгазь кисәгенә салып, тыгыз итеп бөтерү. Мөкебай тагын берне [кәҗә тоягын] төреп бирде. Н.Әхмәдиев. Аның артыннан бүтәннәр дә тәмәке төрделәр. Г.Кашапов 3) Берәр нәрсәне чүпрәккә, кәгазьгә һ.б.ш. урау. --- Туйбикә кендек әбине чакырып алды һәм әлеге кургашын кисәген углының күлмәк җиңенә төреп бирде. М.Хәбибуллин. Аркадий Динә алып килгән бик шәп колбасаны, ак кәгазьгә төреп, бер читкә алып куйды. Б.Камалов 4) Берәр кешене материя, кием белән тыгыз итеп урау; җылы киендерү. Күз ачып йомганчы төлке юрганын китерделәр, кенәгинә баланы юрганга төрде дә ятакка салды. М.Хәбибуллин. [Ким] яңадан йоклап китәргә тырышып, башын юрганга төрде. Н.Акмал. Малайны Фатыйма үз алдына төреп утыртты. Ә.Гаффар // Берәр нәрсәгә киендерү. – Әгәр дә Таисия исемле бу сылу ханымны шундый ук киемнәргә төрсәң, Мария Нагая, кояш каршындагы ай кебек, тәмам төссезләнеп калачак, валлаһи, – диде [Серадов]. З.Фәтхетдинов 5) Уратып алу. Кайгыда зәңгәр күз дә карасу шәүлә белән өретелә, алсу яңаклар да казылык төргән эчәге сыман кипшереп, юкарып һәм сарыга сабышып калалар. А.Гыйләҗев 6) күч. Бөтен яктан әйләндереп каплап алу // Күмү, урау. Яшькә төреп күмдек түгелме соң кайнар яшьлекне? М.Җәлил. Ул [кар] бөтен тирә-якны акка төрә. Ф.Галимуллин 7) күч. Дөреслекне нәрсә дә булса артына яшерү, нәрсә белән дә булса каплау, өртү. Ирекле ярату, имеш! Син үзеңнең йөгәнсезлегеңне шушы сүз белән төрмәкче буласың. Н.Исәнбәт 8) күч. Нәрсәгәдер бәйләп, шуның аша бирү. Үзен генә түгел, димәк, әнисен дә ипсез хәлгә калдырды түгелме соң ул, күңелендәгесен сүзләргә төреп әйтте [Нияз]. Г.Әдһәмова. Шулай ук авторның үз күңел халәтен үтемле образларга төреп бирүе ошый. Мәдәни җомга Төрә бару Барысын да эзлекле рәвештә төрү. Лепер-лепер җиргә төшкән яфрак кар чүп-чар патшалыгын да ямьгә төрә бара... Г.Әдһәмова Төрә башлау Төрергә тотыну. Маңгай тирләремне сөртеп алдым да, урындыкка утырып, махорка төрә башладым. Ш.Усманов. Миңлебай ефәк белән сөлгене яхшылап төрә башлады. Н.Яһудин Төреп алу Тиз генә төрү; тулысынча төрү, тоташ әйләндерү. Тукта, тәмәке төреп алыйк башта. И.Гази. Ул ягы әллә ни уңайлы булмаса да, шулай да, саклык белән эш иткәндә, авылны төреп алырлык юллар бар. Ф.Хөсни Төреп бару Һәммәсен эзлекле төрү. Быел районда игеннәре җыеп алынган кырларда саламны да шунда ук рулоннарга төреп баралар. Әлки хәбәрләре Төреп бетерү Тулысынча төрү, бик нык төрү. [Инженер абый] калай торбаларны әллә ниткән ак кәгазьләргә төреп бетерде. Т.Нурмөхәммәтов Төреп җибәрү Тиз генә төрү. Мә, Миңнулла абый җаным, төреп җибәр, миннән булсын яхшылык. И.Гази. Утыр, дускай, берне төреп җибәр, Сандугачлар таушын тыңларбыз. Ә.Ерикәй Төреп кую Алдан ук төрү; төреп әзер хәлгә китерү. Берәүләр мендәр өстенә ап-ак сөлге салып, китүченең җылысын алып, сөлгене төреп куйдылар. Я.Зәнкиев. Аны йомшак утыргычка яткырып, баш-аягыннан төреп куйгач кына, Солтанның аңына барып җитте: «Нишли ул?» Г.Гыйльманов Төреп тору Даими төрү; төрү процессында булу. Мәетне Шәмәрдән карттан юдырганнар да кәфенгә төреп торалар. И.Гази. Җанын төреп торган кабык салып ташланды. Н.Гыйматдинова |