ТӨРТҮ ф. 1) Очлы нәрсәнең очы белән нәрсәгә дә булса орыну, тидерү, җиңелчә кадап алу. Нәгыйм имән бармагы белән үзенең күкрәгенә төртеп күрсәтте. Ш.Камал. Берсе кылыч кыны белән Илсөярнең җилкәсенә төртте. Г.Гобәй

2) Берәр нәрсәне икенче бер нәрсәгә тидерү, терәү. [Судан] чыгучылар, шәрә килеш кәкрәеп, комга борын төртә. Ш.Рәкыйпов. Елена ирнең йон баскан күкрәгенә борынын төртте ---. М.Хәбибуллин. Мирхас кыйнап ташланган кебек арыган иде ---, әз генә ятып алыйм дип баш төртүгә йоклап та китте. Х.Камалов

3) Игътибарны берәр нәрсәгә юнәлтү яки ишарә итү өчен, аңа акрын гына кагылу. Хәят акрын гына Әминәнең ботына төртте дә, мәгънәле генә көлемсерәп, аның күзләренә карады. Ф.Әмирхан. – Кара әле, безнең арттан кемдер йөгерә, – диде Салават, Хәлимгә терсәге белән төртеп. А.Шамов

4) Кемне яки нәрсәне дә булса этәрү. Бер-бер якка төртеп төшерәләр аны. Т.Нәҗмиев. Бульдозерлар көчле. Төртә, ишә. Тигезли дә куя. Эш бетә... Р.Фәйзуллин. Алары да иске: төртсәң, таралырга тора... А.Хәлим

5) Сугу, бәрү. Күбесе шаккаткан, кычкырганны, аякка сукканны түгел, кулдан тотып аркадан төртеп җибәргәнне дә сизмиләр. М.Гали. Башын игәч, иягенә төртеп, башын турайттылар. М.Гафури

6) Бер урыннан икенче урынга күчерү. Бер кырыйга төртү

7) Берәр нәрсәнең эчендә сизелеп тору, этәреп аны кабарту, күпертү, тырпайту. Күреп алдым: төендә ике каравай башларын як-якка төртеп яталар. Н.Дәүли

8) Үсеп чыга башлау (мыек яки сакал төкләре тур.). Шул борын астында сирәк төрткән кара төкләр күреп, Мортазин бер мәлгә әсәренеп куйды. В.Имамов. Әле яңа мыек төрткән, кавырсыннары да катып җитмәгән яшь-җилкенчәкләргә, малай-егетләргә алар җитәкче булды. Ф.Латыйпов

9) Берәр нәрсәнең орлыгын чәчү яки үсентесен утырту. Бакча артларында шаярып кына төртеп чыккан кыярлар ашап бетерә алмаслык булды. М.Шәрифуллин. --- Оя саен берәмлекләп орлыгын төртеп, кыскасы, билне бөгеп, җиде кат тир агызып утыртырга туры килде кукурузны ул елда. Р.Төхфәтуллин

10) Берәр кеше яки җанлы-җансыз нәрсә торган якка таба хәрәкәт ясау, ымлау, күрсәтү. Одеколон, сабын, теш щёткасы, паста кебек әйберләрне бармак төртеп күрсәтеп кенә җыялар. Т.Нәҗмиев. --- Һавадагы Киек Каз Юлына төртеп, кенәз сәер риваять сөйләп бирде. В.Имамов

11) Берәр әйбер өслегенә тап, нокта, бөрчек h.б.ш. кебек түгәрәк нәрсә кую, төшерү. Хәниф абый кулына карандаш алып [нокталарны, өтерләрне] язып күрсәтте. --- Карандаш очы белән бер төртәсе дә бер бөтереп кенә аласы [икән]. Н.Дәүли

12) Кабызу, яндыру, үрләтү (ут тур.). Күз иярмәс чая тизлек белән Бер насосны сөйрәп китереп, Ут төрттеләр Бензин сиптереп. Х.Туфан. Күңел уты, өмет уты учактагы ут түгел, бер шырпы төртеп кенә кабызып булмый. Ф.Яруллин

13) сөйл. Берәр нәрсәне күрсәтү өчен, кискен хәрәкәт белән кемнең дә булса йөзенә бик якын китерү. Гранатаны маңгаена төрткәч, Немец миңа үзе бәрелде. Ф.Кәрим

14) сөйл. Эшне икенче берәүгә тәкәллефсез генә тапшыру. --- КПСС өлкә комитеты 1985 елның ямьле май аенда Татарстанда үтә торган Чуваш әдәбияты һәм сәнгате атналыгында катнашучыларны Сабага төртте. Т.Нәҗмиев

15) сөйл. Кемгә дә булса берәр нәрсәне тәкәллефсез, ашыгыч яки яшереп кенә бирү. Ул үз өлешенең дә яртысын Маратның учына төртте һәм энесен ике куллап кочып алды. Г.Гобәй. Казан янындагы дачаларның берсендә акылы алтын бер кемсә хуҗа кешегә юк кына бәягә машинасы белән тирес төртмәкче икән. Р.Гаффар

16) Яфрак яра, чәчәк ата башлау. Җирнең өсте әле карлардан Яңа гына беткән ачылып, Яфракларын җылы мамыклардан Яңа гына төрткән талчыбык. Ә.Исхак

17) күч. Шыту, туфракны тишеп чыгу (үсемлекләр тур.). Ә [орлык] бер төртеп чыккач, кояш нурларына тотынып үсә, ныгый, шәбәя. Ф.Яруллин

18) күч. Берәр якка юнәлдерү, төбәү. Теге кеше, бичара, бернәрсә белмичә, башын җиргә төртеп, әкрен генә килә. И.Гази

19) күч. Күңелгә ятышсыз, авыр, кинаяле сүз әйтү. Миңнур картка аның болай да тырпаюы көчле иде, шуның өстенә аның да төртеп әйтергә теләве (ул шулай дип уйлады) аны урыныннан сикереп торырга мәҗбүр итте. А.Шамов

20) күч. Берәр нәрсә турында язып кую, берәр фикерне кәгазьгә төшерү. Хәреф төртсәң, шигырь үсеп чыгар – Шундый чагы әле җанымның... Зөлфәт

21) күч. Кемгә дә булса ришвәт бирү. Акча төрткәч, докторың эреде. Г.Камал. Кыз саклаган карчыкларга җәмгысына бер-ике тиен төртсәң, кызларның бөтенесе безнең кулда. М.Фәйзи. – Мә, садакадан булыр, ал, – диде ясавыл, йөзбашка бер алтын төртеп. М.Хәбибуллин

Төртеп җибәрү Кемгә дә булса төксе, кырыс мөнәсәбәт күрсәтү. Әгәр син аны шулай төртеп җибәрсәң, үзеңнән ераклаштырырга сәбәп булырсың. Г.Тукай. Төртеп күрсәтү Берәр нәрсәгә кемнең дә булса игътибарын гадәттә бик тупас рәвештә җәлеп итү. Хәзер бу икәү процессуаль хаталарга гына төртеп күрсәтә алачак. Өмет. Төртеп төшерү к. төртеп чыгару. Төртеп үсү Калышмыйча, артыннан басып, куып үсү. [Зәйтүнә] сеңлесенең аны төртеп үсеп килгәнлеген искә ала. Ф.Хөсни. Төртеп чыгару Кемне дә булса эшеннән, урыныннан куу, кысрыклап чыгару. Төртсәң ишелергә тора Бик иске, җимерелер хәлгә җиткән (йорт-җир тур.). Чыннан да, биредә бер генә дә төзек йорт күзгә чалынмады диярлек, барысы да иске, төртсәң ишелергә тора шикелле. М.Галәү

Төртә бару Рәттән барысын яки барысына төртү; акрынлап төртү. Кар өемнәреннән койма буйларының арчылуы, бакчаларның кабарынып ачылуы һәм бераз яфрак төртә барган агачларның яз башына хас табигать шәрәлеген каплап бетерергә өлгермәве дә бу кыргыйлыкны арттыра иделәр булса кирәк. Ф.Яхин

Төртә башлау Төртергә тотыну. Егетнең уй-ниятен аңлап алган Касыйм, факелны алып, сүз әйтмәстән, өй эченә ут төртә башлады. И.Хуҗин

Төртеп алу Тиз генә төртү. Газинур терсәге белән Буранбайга төртеп алды. Г.Бәширов. [Ул] аннан соң кинәт кенә иптәшенә төртеп алды. Н.Дәүли. Ахырда, түзмичә, ул терсәге белән Талипның кабыргасына төртеп алды. Ә.Еники

Төртеп бару Даими төртү. Ул үз инициативасы белән бөтен ваклыкларына кадәр аерым бер дәфтәргә төртеп бара. Г.Галиев. Күпчелек каләм әһелләре көтмәгәндәрәк башына килгән төрле уй-фикерләрен көндәлек битләренә яки аерым кәгазь кисәгенә төртеп баручан. З.Мансуров

Төртеп бетерү Ахырга кадәр, барысын да төртү. Сарымсакларны төртеп бетергәч, Флүрә апа, авызы кибеп, өенә кайтып китә. Акчарлак

Төртеп җибәрү Кинәт көч белән төртү. Ул капканы бик каты итеп төртеп җибәрә. Әкият. Ана кулын суза улына, Төртеп җибәрәләр ананы ---. Ф.Кәрим. Хәлим күкрәгенә сикергән этне ачу белән төртеп җибәрде. Совет әдәбияты

Төртеп килү Яңа төртә башлау. Блокаданың беренче елында укуны калдырып торгач, унынчы сыйныфта тавышларыбыз калынайган, кыяфәтебездә ирләр чалымы сизелә башлаган, мыек төртеп килгән егетләр идек. Казан утлары

Төртеп кую Көтмәгәндә төртү; бер мәртәбә төртү. Гыйльметдин сары кашлы егеткә төртеп куйды: ишеттеңме? И.Гази. Шунысын да төртеп куегыз: бакчаны утыртканга быел унсигез ел. Н.Фәттах

Төртеп тору Даими, әледән-әле яки хәзерге моментта төртү. --- Картның кабыргаңа төртеп торуы ошады сиңа. Р.Ишморат. Кәҗә бәтиенең маңгаеннан күренер-күренмәс кенә булып нәни мөгезләре төртеп тора. Р.Мөхәммәдиев

Төртеп чыгу Башыннан ахырына кадәр, барысын да төртү. Моның өчен карандаш белән үзең теләгән урыннарга төртеп чыгарга яки бәрхет тукымадан йолдыз, ай, йөрәк формасында кечкенә фигуралар кисеп әзерләргә кирәк булган. Р.Борһаниева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә