ТӨРТТЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. төртү. Белгәнебезчә, 1934 елда Гитлер хөкүмәт башына килгәч, коммунистларга террор уздыру нияте белән рейхстаг бинасына ут төрттерә, янгын чыгуны коммунистларга сылтый. И.Салахов 2) Берәр авыр нәрсә белән төртү. Бүрәнә белән төрттерү 3) сөйл. Терәтеп, бик якын итеп, орындырып салу. Мунчаны абзарга төрттереп салу 4) күч. Усал кинаяләү, чәнчеп алу. Бу сүзләрнең үзенә төрттереп әйтелүен председатель яхшы аңлый... А.Әхмәт. Телефон өзелгәч, Минзөфәр: «Узган елгы әкәмәтләреңне хатын әле дә төрттереп искә ала», – дип куйды. Н.Хәсәнов Төрттерә башлау Төрттерергә керешү. Әмма үзенә төрттерә башласаң, һәркем кебек, бик өнәп бетерми. Т.Нәҗмиев Төрттерә тору Берәр эш-гамәлгә кадәр төрттерү; әледән-әле төрттерү. Малай туса, ирләр борыннарын бер сырга югары күтәрә төшә, җае чыккан саен кызлы кешеләргә төрттерә тора: бел, янәсе, ул синең кебек брак ясаучы түгел, аныкы малай, малай! Н.Әхмәдиев Төрттерә төшү Бераз төрттерү; тагын да ныграк төрттерү Төрттерә язу Чак төрттермичә калу Төрттереп алу Тиз генә төрттерү; бераз төрттерү. Бер күренгән чакта, Нәҗметдин аңа «үтилче» дип төрттереп алган иде, Касыйм ике-өч җөмлә белән аның авызына су каптырды ---. В.Имамов Төрттереп җибәрү Бераз төрттерү; кисәк төрттерү Төрттереп кую Кисәк төрттерү; бер мәртәбә төрттерү. – Анысы безгә караңгы, – дип, Тимеринең янтавына нык кына төрттереп куйды. Г.Бәширов. – Син, малай, сөйләгәндә, сүзеңне алай уйламыйча гына әйтеп ташларга ашыкма! – диде әтисе, Фәләхнең төрттереп куюын яратмыйча. В.Нуруллин Төрттереп тору Гел, даими рәвештә, әледән-әле яки хәзерге моментта төрттерү. Җай чыккан саен, аның үзенә бәйләнеп, төрттереп торуның сәбәбен Илһам бик яхшы белә. Ф.Садриев |