ТӨРТМЕШ I и. 1) Кинаяләп әйтелә торган әче, зәһәр, чәнечкеле сүз. [Дания:] Шәһәргә килмәм, дигән идең бит. [Зәйтүнә:] Апа, бу төртмешең миңа ябышмый. Бу юлы мин сиңа асрау булып килмәдем, --- укырга килдем. Т.Гыйззәт 2) Усал холыклы, әче телле, караңгы чырайлы кеше. Әче Бабайның: «Ах мәлгунь, ах төртмеш», – дип, аны орышканын --- яхшы хәтерлим, гәрчә ул чакта миңа әле өч яшь тә тулмаган булса да. Татарстан яшьләре |