ТӨРТМӘКӘЙ с. сөйл. 1) Төртмәле. [Минҗан] төртмәкәй теллерәк булса да, сипкелле шофёр егеткә карап елмая иде. М.Шәрифуллин. Кәләшенең кеше яратуын, кеше дигәндә үлеп торуын, кем белән дә ачылып сөйләшүен, шаян холкын, төртмәкәйрәк телен өнәмәде. Д.Булатова 2) күч. диал. Тискәре, үзсүзле |