ТӨРТМӘ с. 1. Усал, кинаяле, чәнечкеле; зәһәр, әче. Мин, боларның шундый зәһәрле сүзләрен, төртмә телләрен ишеткәч, түзә алмыйча, гарьләнеп кайтып киттем. М.Гафури. Төртмә теллеләр күп уйланып тормый, төрле-төрле усал сүзләр ата. В.Имамов 2. рәв. мәгъ. Усал, зәһәр итеп. – Нинди кунак? – диде Идрис төртмә генә. Казан утлары 3. и. мәгъ. Кешенең күңеленә тидереп, төрттереп әйтелгән сүз. Аның ачыктан-ачык ясалган төртмәсен дә үткәреп җибәрде Гәрәй. А.Гыйләҗев |