ТӨРТКЕЛЕ с. 1) Үзендә төрткеләр, бөрчек-бөрчек кечкенә таплары булган. Ике каш арасындагы кара төрткеле миңе белән бар тирә-якны яктыртып, бер апа килеп чыкты. А.Хәлим

2) күч. Кинаяле, чәнечкеле, төртмәле. Ачуланмый иде ул болай, сүзе генә төрткеле килеп чыкты. Б.Камалов. Юмор остасы Дамир Гыйсметдиннең сатирик хикәяләре, төрткеле шигырьләре «искермиләр», күгәрмиләр. Мәгърифәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә