ТӨРТКЕ I и. 1) Нокта; очлы нәрсә белән төрткәннән соң кала торган нокта рәвешендәге билге. [Сузыкларның] өсләренә калынлык, нечкәлекләр өчен сызыклар, төрткеләр ку[ела]. Г.Ибраһимов. Икенче уку елында инде Рәкыйбә әби музыка серләренә тәмам төшенә башлаган һәм нота альбомындагы буй-буй юлларга карлыгачлар кебек тезелеп киткән төрткеләр аша көйне «күрә» белергә өйрәнеп килә иде. М.Галиев

2) Бер генә төсле тукымада, тәндә икенче төстәге бөрчек, тап. Тәнен кызгылт төрткеләр, тимгелләр басып алган сабый күз алдында сула, сүнә иде... А.Хәлим. Аның маңгаен һәм яңакларын зәңгәрсу төрткеләр һәм яра эзләре каплап алган. Казан утлары

Төртке кебек Бик кечкенә, бик вак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә