ТӨРТЕШ и. Орынган, кагылган сыман хәрәкәт. Бу сиңа, беләсең килсә, кич белән капка төбендә, бер-береңнең кабыргасына төртеш, эһик-мөһик килү түгел, чын мәхәббәт диләр моны. Г.Бәширов. Әңгәмә буйдан-буйга ир белән хатынның бер-берсенә куллары белән төртеш, шаярып орыну белән аралашып барды. Ә.Фәйзи |