ТӨРТЕНҮ ф. 1) кайт. юн. к. төртү. Бермәлне, шунда төртенеп йөргәндә, бер төргәк китапка тап булдым. Р.Миңнуллин 2) сөйл. Уң кул хәрәкәте белән тәре билгесен ясау; чукыну. Картлач кардиналлар, епископлар, --- Укына-укына, карап төртенәләр Алтынланган тәреләренә. М.Гафури. Шәмси үлсә, ул да аңа, ягъни Шәмсигә, дога кылырга чиркәүгә бара. Аның рухына төртенә, аның котылуы өчен шәм куя... Г.Исхакый 3) гади с. Киреләнү, үҗәтләнү. – Кешеләр, сәламәтлек эзләп, кайлардан кадәрле киләләр, ә син ятасың шунда төртенеп, – ди. Ф.Җамалетдинова ◊ Төртенеп киткере «Чукынып киткере, чукынгыры» мәгънәсендә тиргәү, каргау сүзе яки шаярту, үзалдыңа сүгенү сүзе. Әхәт шаяртып кына котылмакчы булды: – Җырларым чабата кесәсендә калган бит, төртенеп киткере... Г.Бәширов Төртенә башлау Төртенергә тотыну. Анна, кулын күтәреп, акыртын гына төртенә башлады. Г.Исхакый Төртенеп алу Тиз генә, бераз гына төртенү. Шунысы кызык: камераларның кайда торганын да белеп бетергән үзе, камера каршысына килеп баса да, Алласын искә төшереп, төртенеп ала. Татарстан яшьләре Төртенеп карау Нәтиҗәсен белер өчен төртенү. Аларга ияреп төртенеп карыйсы килә бит! Р.Зәйдулла Төртенеп кую Кисәк, бер мәртәбә төртенү Төртенеп тору Даими рәвештә яки хәзерге моментта төртенү |