ТӨРТЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. төртү 2) Хәрәкәт иткәндә берәр нәрсәгә барып терәлү, бәрелү, тию. Аның битен-башын сөрткәләп, җәюле урынга салып чыкканда, ат, өй яныннан китеп, бакчаның капкасына борыны белән барып төртелгән иде. Г.Ибраһимов. --- һәм каток кырыендагы кар өеменә барып төртелә. А.Шамов. Шул арада аларның көймәләре ярга барып төртелде. М.Гали 3) Туктау, терәлү, хәрәкәтсез калу, тоткарлану 4) Тырпаеп, беленеп, өскә чыгып тору. Хәзерге монахларның йөзләрендә элекке кызыллык күренми, кабыргалары төртелеп тора. К.Нәҗми 5) Тыгылу, бөялү. – Льготалар кирәк түгел миңа, – дидем дә, тамак төбенә килеп төртелгән төерне көчкә тыеп, чыгып йөгердем. Р.Вәлиев 6) Сөрлегү. Бер адым атлаган идем, нәрсәгәдер аяк килеп төртелде. Р.Сәгъди 7) күч. Көтмәгәндә берәр тоткарлыкка, комачауга юлыгу. --- менә бу мәсьәләгә килгәндә инде, шагыйрь юлның бөтәшкән җиренә килеп төртелә. Г.Нигъмәти 8) күч. Берәр нәрсәгә карау, төбәлү. Түләк рамга бара да рәсемгә төртелә. Н.Исәнбәт. Морат алдында яткан, өстенә гөмбәз сурәте ясалган кәгазь кисәгенә төртелде. М.Маликова 9) күч. Нык бирелү, игътибарны бер нәрсәгә юнәлдерү. Өстенә пижама кигән Җәгъфәр күп вакытта китапларына төртелеп утыра. Казан утлары 10) күч. Туры килү, очрау, тап булу. Тик эчке карашым бушлыкка төртелде. Ә.Гаффар 11) күч. Үтенеч белән мөрәҗәгать итү. Кайсы йортка гына барып төртелсәк тә: «Үзебезгә тиешлесен без биреп җибәрдек инде, башкаларга керегез», – дип бирмиләр генә бит. М.Гали. Бел: синнән башка минем килеп төртелер кешем дә юк иде. Ә.Еники 12) күч. Бер урыннан икенчесенә каңгырап аптырап яки эшсез кагылып-сугылып йөрү. Бичаралар ары бәрелделәр, бире төртелделәр, гөнаһ шомлыгы, халык гаскәре җибәрми. Г.Тукай 13) күч. Ниндидер сәбәптән кинәт сөйләүдән, укудан тукталу. Министр, кинәт кенә бугазына сөяк килеп тыгылган кеше сыман, төртелеп калды. Х.Ибраһим. Менә бит, шулай дидем дә төртелеп калдым. Татар милләт календаре 14) күч. Сөйләгәндә, укыганда тотлыгу. --- аның чыраенда кан әсәре калмаган кебек тоела, үзе ничектер төртелә-төртелә генә, авыр сөйләшә. А.Тимергалин 15) күч. Нык сизелү, күзгә ташлану. Җитдилеге күзгә төртелеп торганын күрми китү мөмкин түгел. Г.Нигъмәти. Бөтен өйдә күзгә төртелеп торган пөхтәлек. Ак юл 16) күч. Кадалу, каты тию, чәнчү. Сабакташының сүзләре күңеленә генә түгел, җанына ук төртелсә дә, хәтере калуын төсенә чыгармады Морза. Ф.Баттал Төртелә төшү Бераз төртелү Төртелә язу Чак кына төртелми калу. Карасак: дошманның тирә-якны күзәтеп торучы махсус стенасына барып төртелә язганбыз. Өмет Төртелеп калу Кисәк кенә төртелү. Төшем килешенә килеп җиткәч, төртелеп калган, тик тора. М.Мәһдиев. Кече Сонга кадәр асфальт бар, өч чакрым калгач, төртелеп калды. Н.Сафина Төртелеп китү Узып барышлый төртелү. Тавыш, ыгы-зыгы, чәбәләнү, күзе тонган сәфәрчеләр, талаш, кагылып, төртелеп китүләр, күзне тырный торган озын-озын чиратлар. А.Гыйләҗев Төртелеп кую Уйламаганда, кинәт төртелү Төртелеп тору Гел, даими төртелү; билгеле вакыт төртелгән хәлдә калу. Моның нәтиҗәләре шәһәрләр төзелешендә дә адым саен күзгә төртелеп тора: Ерак Себердән алып көньяк чикләргә кадәр һәркайда биналар бер калыптагы типовой проектлар буенча бастырып куела, архитекторларга талантларын ачарга мөмкинлек юк. М.Маликова |