ТӨРТЕК и. 1. Нокта, төртке, кечкенә эз, билге 2. с. мәгъ. 1) Нокта кебек кенә, кечкенә. Тик аның нәзек, кыска булса да куллары, тәбәнәк, чатан булса да аяклары, төртек күзләре һәм зур, ачык авызы бар... Г.Гыйльманов 2) күч. Үпкәчән, кешегә ачык булмаган, кинә саклаучан. Төртек хатын 3) күч. Чәнечкеле, төрткеле, усал (сүз һ.б.ш. тур.). Кем беләндер яңа гына шушы хакта бәхәсләшкәннәр булса кирәк, югыйсә болай кинәт кенә әйтеп, төртек-төртек сораулар бирер идеме? Ф.Яхин |