ТӨРПЕ с. диал. 1. 1) Тырпаеп торган, чәнечкеле. Төрпе кыл 2) күч. Мәсхәрәле, чәнечкеле, кешенең хәтерен калдырырлык усал итеп әйтүчән. [Кызның] төрпе теллелеге, төртеп-чәнчеп сөйләшүләре, үткен итеп шаярулары кимүен --- Зәйдүк тә чамалады. Б.Камалов 3) күч. диал. Пешмәгән әйбер 2. и. мәгъ. Йон арасындагы каты кыл; каты төк. Йонның төрпесе бар 3. рәв. мәгъ. Артык тыйнак рәвештә; коры, кырыс итеп. Чак кына борылып, күз кырые белән ничектер төрпе генә карап алды да, берни дә әйтмичә, камбузга кереп китте. С.Сабиров ◊ Төрпе тел Дорфа, тупас кеше |