ТӨРПӘЙТҮ ф. диал. к. тырпайту. [Мияубикә] йоннарын төрпәйтеп, күзләрен акайтып, балаларның өстенә ташлана. М.Гафури. Бигрәк тә тәрәзәнең бозылган бер күзеннән улап кергән җил тавышы белән бергә тонык һәм тирәннән гөжләп килгән дулкын тавышлары аның эчен чымырдатып, чәчләрен төрпәйттерә иделәр. Ш.Камал

Төрпәйтеп кую Тиз генә төрпәйтү

Төрпәйтеп тору Туктаусыз төрпәйтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә