ТӨРПӘ с. гар. 1. 1) Дорфа, төксе; сорауга тупас җавап бирә торган (кеше тур.). Хәкимҗан агайга төрпәрәк бер караш ташлап, сүнгән трубкасын суырырга тотынды. Э.Касыймов 2) Усал, чәнечкеле (сүз һ.б.ш. тур.). Гыйльменисаның бу төрпә сүзләрендә ачыктан-ачык әйтелмәгән, шул ук вакытта әллә ни еракка да яшерелмәгән үпкә бар. Ф.Хөсни 2. рәв. мәгъ. Дорфа, төксе рәвештә; кырыс. Малай-шалай сораганда ул, мыегын да селкетмичә, төрпә генә кистереп әйтә. Г.Бәширов. – Я, авызыңдагы суыңны йот та әйтәсе сүзеңне әйтеп бетер, – дип, ихтыярсыз тагын бер мәртәбә төрпә генә чәнчеп алды. С.Сабиров ◊ Төрпә тору Дорфа, тупас мөгамәлә күрсәтү |