ТӨРМӘЧЕ и. 1) Төрмә аппаратында эшләүче; төрмә сакчысы. [Тоткыннарның] берәрсе хәлдән таеп сыгылып төшсә, төрмәчеләр камерага кереп, аны бик каты кыйнап, кулларын күтәртеп, стена буенда сәгатьләр буе кузгалмый басып торырга мәҗбүр иткәннәр. Г.Әпсәләмов 2) сөйл. Төрмәдә утыручы, мәхбүс; гомумән җинаятьче. Шул рәвешле, кеше кыйнаучы төрмәче, һәрьяклы яклау табып, чынлыкта бернинди җәзасыз кала. Безнең гәҗит |