ТӨРМӘ I и. Суд карары белән ирегеннән мәхрүм ителгән җинаятьчеләр һәм тикшерү астында булган кешеләр ябыла торган урын, бина, зиндан. Патша төшү белән үк, аны, төрмәдән чыгарып, фронтка озатканнар икән. К.Нәҗми. Иптәшләрем белән бергә төрмә ишек алдыннан чыгып барганда, мин бик азга гына аның янында туктадым. А.Шамов |