ТӨРЛЕ’ЧӘ рәв. 1) Төрле рәвештә, төрле юл, төрле ысул белән. --- әле өч-дүрт көн генә элек кече лейтенант погоннары таккан елгачылар исәнләшә белмиләр: төрлесе төрле вакытта, төрлечә кычкыра иде. М.Мәһдиев. Чыннан да, тарих фәне төрле дәвердә төрлечә алып барылган сәясәткә буйсындырылды... С.Алишев 2) Әле уңышлар белән, әле уңышсызлыклар белән; алай да, болай да; төрле хәлдә. Хәлләр төрлечә инде |