ТӨРЛЕЛӘНҮ ф. 1) Төрле-төрле булып китү; төрлегә әверелү. Авылда тормыш шау-шуы, хезмәт музыкасы сүнмәде генә түгел, көчәйде, төрлеләнде. Г.Гобәй. Аның бу еллардагы иҗаты, тематика һәм жанр ягыннан тагын да төрлеләнеп, яңа сыйфатлары белән ачыла бара. Әдипләребез

2) Үзгәрү, алмашынып тору

Төрлеләнә башлау Төрлеләнүгә табан бару

Төрлеләнә төшү Бераз төрлеләнү; тагын да ныграк төрлеләнү

Төрлеләнеп бару Акрынлап кына, аз-азлап төрлеләнү. Бирелеш формалары да төрлеләнеп бара. Казан утлары

Төрлеләнеп бетү Нык төрлеләнү

Төрлеләнеп кую Тик торганнан төрлеләнү

Төрлеләнеп тору Даими рәвештә төрлеләнү. Аның һәрчак бизәлеп, төрлеләнеп торуы хозур. Г.Хөсәенов. Иммунологлар сүзләренә караганда, грипп – бик тә әшәке чир, ул ел саен төрлеләнеп тора, шуңа күрә вакцинаның да ел саен төрлесен чыгару таләп ителә. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә