ТӨРЛЕЛӘНДЕРҮ ф. Төрле-төрле итү, төрлелек кертү, төрлегә әйләндерү. --- мөгаллимнәр иҗади эшли, белем һәм тәрбия бирүнең яңа алымнарыннан файдалана, гадәттәге методиканы баетырга, төрлеләндерергә, үтемлерәк итәргә, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерергә омтыла. И.Яруллин. Сәнгатьтә яңа төр юнәлешләрне яулау безне төрлеләндерә генә. Н.Алан Төрлеләндерә башлау Төрлеләндерергә керешү Төрлеләндереп алу Бераз төрлеләндерү Төрлеләндереп бару Азлап-азлап төрлеләндерү Төрлеләндереп бетерү Тәмам төрлеләндерү Төрлеләндереп җибәрү Бераз төрлелек өстәү. --- өстәмә тыныш билгеләр ярдәмендә әйтелгән мәгънәне яисә җиткерелгән хисне көчәйтеп, киңәйтеп, төрлеләндереп җибәрергә булыр иде. Р.Харрасова. Быел беренче тапкыр Саха Республикасының да катнашуы урыс Сабан туен тагын да ныграк төрлеләндереп җибәрде. Мәдәни җомга Төрлеләндереп кую Алдан ук төрлеләндерү Төрлеләндереп тору Һәрдаим төрлеләндерү. Моңа Рифатның кош азыгын төрлеләндереп, баланслап торуы да ярдәм итте. Ә.Хәсәнов |