ТӨРЛЕК и. лингв. иск. 1) к. морфология. Г.Нугайбәк «Төрлек» грамматикасында (1911) бул- ярдәмче фигылен өйрәнүнең мөһим булуына игътибар итә һәм әлеге фигыль ярдәмендә ясалган заман формаларын күрсәтә. Фән һәм тел

2) Сүз төрләндергеч кушымча. Фигыльләр, заман һәм хәбәр төрлекләре белән төрләнешләрендә булган аерымлыкларына карап, безнең телебездә иң элгәре өч төркемчәгә бүленәләр. Г.Алпаров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә