ТӨРЛЕ с. 1. 1) Берничә төре булган; күп төрләрдән торган. Хәзерге татар шигърияте, тормышның үзе шикелле, бай һәм төрле. Т.Галиуллин

2) Аерым, башка. Мине каравылчы Мирон чакырырга килгән иде, бардым, төрле авыллардан килгән крестьяннар егермеләп олауда, җәен кискән әрдәнәләрне төяп, урманнан чыгып киләләр. Т.Гыйззәт

3) Һәркайсы үзенә генә хас үзенчәлекле, бер-беренә охшамаган, бер үк булмаган. Чормасына төрле дару үсемлекләре – бәйләм-бәйләм аю әрем, юкә чәчәге, үги ана яфрагы, мәтрүшкә, ак чәчәк, яшь кычыткан һәм сирень чәчәкләре – кибәргә элеп куелган. Г.Әпсәләмов. Урманның кай төшендә нинди юл, нинди аланнар бар, нинди елгалар үтә – бөтенесе төрле төстәге сызыклар белән күрсәтелгән. Г.Нәбиуллин

4) сөйл. Теләсә нинди, очраган бер. Газинур, сиңа, бәлки, төрле сүз ирештерерләр. Г.Әпсәләмов. Колхозлар таралгач, җирләр кысыр кала, аны төрле чүп үләннәре баса. М.Мәһдиев

2. и. мәгъ. 1) Кайбер кешеләр, кайсыберләр; аерым бер бергәлектән һәрбер кеше. Аллабыз бит бер, Җамилә туташ, бер. Аллага ышануыбыз гына төрлебезнеке төрледер. М.Хәбибуллин. Хезмәт срогын тутыргач, төрлебез төрле якка таралыштык. Ф.Галиев

2) төрлеләр күпл. Җыелышның, утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәләләрдән соң, гадәттә ахырдан карала торган пункт

Төрлесеннән катышкан Никахсыз туган



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә