ТӨРЛӘНҮ ф. 1) Төрле-төрле булып китү; төре күбәю; төрлеләнү

2) Төрле рәвешкә, кыяфәткә, шәкелгә керү, үзгәреп тору. Әгәр дә ике ел гына элек бик җитди тоелган Сабираны һәм күбәләктәй очынган Кәримәне күреп калган кешеләр бүген аларның шушы сөйләшүләренә колак салсалар, кыз баланың егермегә кадәр кырыкка төрләнеп өлгерүенә хәйран булырлар иде. Ф.Яхин. Кешеләр кебек мәңге төрләнми чәчәкләр. Мәдәни җомга

3) Башка ише белән алмашыну. Кат-кат яулыгым, Катланадыр яулыгым, Түрәй агай килгәндә Төрләнәдер яулыгым. Табышмак

4) диал. Авыруларның яисә йөкле хатыннарның берәр үзгәрәк ризык ашыйсылары килү, ашамлык талымлау

5) лингв. Исемнәр, алмашлыклар – сан, килеш һәм тартым, фигыльләр зат, сан һәм заман кушымчалары алып үзгәрү. Русчада кушма саннарның барысы да килештә төрләнә икән. М.Мәһдиев. Кайбер хезмәтләрдә төрләнә торган сүз төркемнәре һәм төрләнми торган сүз төркемнәре дип икегә бүлү дә күзәтелә. Татар грамматикасы

Төрләнә бару Аз-азлап төрләнү. Һавада кошлар авазы төрләнә, ишәя бара. Татарстан яшьләре

Төрләнә башлау Төрләнергә тотыну. Мәсәлән, фигыль формаларыннан аерымланып (изоляцияләнеп) исемгә күчкән сүзләр гадәттә фигыльнең грамматик билгеләрен югалталар, исемнәр кебек төрләнә башлыйлар. Ф.Хисамова

Төрләнә бирү Бернигә карамый төрләнү. Аның яшьлек гүзәллеге, кара күзләре, алсу түгәрәк йөзе хәтеремдә сакланып, хыялда тагын да чибәррәк һәм күркәмрәк төсләрдә төрләнә бирде. Ф.Яхин

Төрләнеп бару Торган саен тагын да төрләнү. Һаҗәрнең көннән-көн күбәеп, төрләнеп барган теләкләре көне-сәгате белән үтәлә бара. Г.Ибраһимов

Төрләнеп бетү Тулысынча, ахырына кадәр төрләнү. Дөрес, ул көннәрдән бирле кырыгы кырыкка төрләнеп беткәндер. А.Хәсәнов

Төрләнеп китү Берәр хәлдән соң төрләнергә тотыну. Әмма «егетләр»нең уе тәмам карурманга әверелгән, бәхәсләре төрләнеп киткән, Фәнзаман агада кайгылары юк иде. Ф.Яхин. Анда кайткач, ашау ягы да бераз төрләнеп китә бит инде: авызга кишер-кыяр ише нәрсә дә эләгә башлый. М.Вәлиев

Төрләнеп кую Кинәт, көтмәгәндә төрләнү. Дөрес, ристаннар тормышында да көннәр төрләнеп куя. М.Әмирханов

Төрләнеп җитү Тәмам, ахырына кадәр төрләнү

Төрләнеп тору Даими рәвештә яки әледән-әле төрләнү; хәзерге моментта төрләнү. --- федераль законнар бишектәге бала кебек бишкә төрләнеп тора ---. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә