ТӨРЛӘНЕШ и. 1) Үзгәрү рәвеше, юлы, үзенчәлеге

2) Азмы-күпме аерылып торган төр; к. вариант. Хәтта алардагы күп кенә мәкальләрнең сүзләрендә дә уртаклык булып, бары тик әйтелешләре яки аерым сүзләр төрләнешендә генә аерма була. Н.Исәнбәт

3) лингв. Сүзләрнең төрле грамматик формалар алып үзгәрү күренеше. Фигыльләр, заман һәм хәбәр төрлекләре белән төрләнешләрендә булган аерымлыкларына карап, безнең телебездә иң элгәре өч төркемчәгә бүленәләр. Г.Алпаров. Төрләнеш парадигмалары булган, ягъни өч затта берлектә һәм күплектә кулланылган фигыльләр затланышлы фигыльләр дип йөртелә ---. Ф.Хисамова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә