ТӨРЛӘНДЕРҮ ф. 1) Төрле-төрле рәвешкә кертү, икенче төрлегә әйләндерү. Ләкин бу әсәр бу вакыйгаларны заман һәм урында булган, күренеп үткән көенчә язмыйча, бәлки берсен алдан, икенчесен соңыннан китереп, бер-беренә бутап, төрләндереп язуы мөмкин. Г.Нигъмәти 2) Башка төре белән алмаштыру, икенче төргә үзгәртү, башкаландыру. Башка вакытта, Мохтар белән Фәйзинең ял көннәрендә, Фәхри карчык ашны аз гына булса да төрләндерә. Ш.Камал. Ризыкны төрләндереп, кирәкле күләмдә салганда, аш та тәмле була. З.Хәмидуллина 3) лингв. Сүзне төрле сан, зат, килеш, тартым һәм заман формаларына кую. Өйгә эш: «чиләк» сүзен һәр ике санда төрләндереп дәфтәргә язып килергә... М.Мәһдиев 4) күч. Берәр кеше турында төрле яктан сөйләү, яманатын сату; гайбәт сөйләү. Дошманы белән хатынының да исемен янәшә куеп төрләндерәсе килсә дә, дөньясын шартлатырга җитәрлек микъдарда җыелган ачу төенчеген әлегә чишми, көчкә тыелып кала иде. Н.Гыйматдинова Төрләндерә бару Азлап-азлап төрләндерү. Һәр яңа әсәрендә автор, үзәк кичереш хәрәкәтенә бәйле рәвештә, шигъри алымнарны яңарта, төрләндерә барып, шаблон трафаретлардан котылу юлларын эзли. Т.Галиуллин Төрләндерә башлау Төрләндерергә тотыну. Ә моны элеп алдылар, бар җыелышларда төрләндерә башладылар. Х.Камалов. Сабантуйны гына алсак та, без бу бәйрәмне төрләндерә башладык. Н.Алан Төрләндерә тору Нәрсәдер башланганчы төрләндерү; әлегә төрләндерү Төрләндереп алу Бераз гына төрләндерү. Читкә чыгыбрак булса да, мин бу вакыйганы сөйлим әле: бер төрләндереп алу зарар итмәс ---. Ә.Еники Төрләндереп бетерү Нык төрләндерү; тулысынча, ахырына кадәр төрләндерү. Нинди Лерадыр тагы, мулла барысына колакка ятышлы исемнәр кушкан, үзләре кырыкка төрләндереп бетерәләр. К.Кара Төрләндереп җибәрү Бераз төрләндерү. Бу нәрсә концертны төрләндереп җибәрергә әйбәт булды. Ф.Яруллин. Тормышны төрләндереп җибәрсәң, яшәү күңеллерәк була, диләр. Э.Яһудин Төрләндереп карау Булу-булмавын сынау максаты белән төрләндерү. Әлеге сүзләрдә, «а» хәрефеннән соң килгән хәрефне ачыклау өчен, ул сүзләрне төрләндереп карарга кирәк ---. Фән һәм тел. Табыннарны яшелчә һәм яшел тәмләткечләр белән төрләндереп карарга кирәк түгел микән? Ирек мәйданы Төрләндереп тору Даими рәвештә яки әледән-әле төрләндерү; хәзерге моментта төрләндерү. Партадашың Гүзәл исә, киресенчә, коңгырт кара чәчләрен бер дә буямый, ә менә причёскаларны һәрвакыт төрләндереп тора. Матур буласың килсә Төрләндереп чыгу Башыннан ахырына кадәр төрләндерү; һәммәсен дә төрләндерү. Семён Яковлевич, --- артык кыен булмаган сүзне әйтеп, шуны төрле килешләрдә төрләндереп чыгарга кушты. Э.Касыймов |