ТӨРЛӘНДЕРГЕЧ с. лингв. 1. Сүзләрне төрләндерү өчен хезмәт итә торган. Сүз ясалышы бүлегендә укучылар сүз төзелешен, сүзнең мәгънәле кисәкләрен, сүзьясагыч, төрьясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны да өйрәнәләр. М.Шәкүрова. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар. Боларны икенче төрле төрләндергеч кушымчалар дип тә атыйлар. Татар грамматикасы

2. и. мәгъ. Сүзләрне төрләндерү өчен хезмәт итә торган чара. Бу төркемнәрдәге сүзләр --- төрләндергечләр белән төрләнәләр. Г.Алпаров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә