ТӨРКИЧЕЛЕК и. 1) Барлык төрки халыкларны берләштерү, үстерү, ярдәмләшү максатын куйган иҗтимагый-сәяси агым. Төркичелек – татар халкының меңнәрчә ел буе формалашкан тамыр системасы. И.Әмирхан. Ататөрек идарәсе дәверенә туры килгән бу чор Төркия тарихында төркичелек идеологиясенең җәелүе һәм үсеш алуы белән үзенчәлекле. И.Рәмиева 2) Татар халкының әдәби теле итеп төрки телне алырга омтылыш; төрки телдә язу, төрки тел белән мавыгу. Түркчелек термины бездә барлык төркиләрне атау өчен кабул ителгән «төрки» сүзеннән ясалырга һәм төркичелек формасында булырга тиеш иде ---. М.Зәкиев |