ТӨРКИ’ЧӘ рәв. 1. 1) Төрки халыклардагыча. Ел исәбе борынгы төркичә уникееллык циклда бирелә. Т.Әйди

2) Төрки халыкларның берәр телендә. Шул ук сөальне фарсыча, аннары төркичә кабатладылар. З.Мурсиев

3) Идел буе төрки телендә, төркедә. Шуңа карамастан XIX–XX йөздәге кайбер венгр тарихчылары «мажгар» сүзен венгрның үзатамасы булып киткән «мадьяр» этнонимына тиңләп, Идел-Уралдагы төркичә сөйләшә торган мажгарларны венгр дип, ягъни мадъяр дип игълан итәләр. Ләкин алар түбәндәге кире кагылмаслык тарихи фактларны исәпкә алып тормыйлар: беренчедән, мондагы мажгарлар бары төркичә сөйләшкән. М.Зәкиев

2. с. мәгъ. Төрки телле; төркидә язылган. Без исә бу китапта андагы күп кенә сүзләрне төркичә дип исбатларга тырыштык. М.Зәкиев. Саф төркичә атамалар: аргыр (айгыр) йолдызы – сириус; йап – кавәс йолдызлыгы; йэтикән – җидегән; куазый, оглак – җәди (кузый); учын – гакрәб; үкәк – бөреҗ ---. Р.Әхмәтьянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә