ТӨРКИ-ТАТАР и. Изафәле тезмәдә килеп, «Идел буе төрки халыкларына караган» мәгънәсен белдерә торган сүз. Казандагы дуслары үтенече белән аны Әстерхан төрки-татар хатын-кызларының «Сөембикә» берләшмәсе рәисе Наилә ханым каршыларга тиеш иде. М.Әмирханов. Ходайга мең шөкер, иске төрки-татар телен һәр мөселман белә, һәм барча яңа гамәл качак җәмгыятьләре өчен сөенеч кенә иде. В.Имамов |