ТӨРКИЛӘШҮ ф. Төрки булып китү; төрки тел, культура һ.б.ш.ларны тулысынча кабул итү, шулар тәэсиренә дучар булу. Аларча, IX йөз башында Олы Венгрия иле көнбатышка күчеп китә, ә Идел-Уралда калганнары монда соңрак килгән төркиләр тәэсирендә төркиләшәләр һәм башкорт белән мишәрне формалаштыралар, янәсе. М.Зәкиев

Төркиләшә бару Беразлап, тора-бара төркиләшү

Төркиләшә башлау Төркиләшүгә йөз тоту. Безнең эра башларында бу сәүдәгә төркиләр кушылып, сугдиләр белән аралашып, катнашып киткәннәр, һәм V гасырга ул сугдиләр үзләре төркиләшә башлаганнар. Фән һәм тел

Төркиләшә төшү Бераз төркиләшү; тагын да ныграк төркиләшү

Төркиләшеп бару Аз-азлап, акрынлап төркиләшү

Төркиләшеп бетү Тәмам төркиләшү. Аларның бер өлеше тиздән туган якларына, гаиләләре янына кайтып киткән, икенчеләре исә, җирле кабиләләр белән кушылып, төркиләшеп беткәннәр. Татарстан тарихыннан хикәяләр

Төркиләшеп килү Аз-азлап төркиләшү, үз уңае белән төркиләшү

Төркиләшеп китү Билгеле моменттан алып төркиләшү; күзгә күренеп төркиләшү. ...Шуңа күрә бик күп халыклар төрки телне җиңел генә кабул итеп төркиләшеп киткәннәр. М.Зәкиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә